Kishore Kumar Hits

Лейсан Гимаева - Чын сою текст песни

Исполнитель: Лейсан Гимаева

альбом: Хитлар


Бу дөньяга ничек кенә
Киләсе иттең ярым?
Мине монда икәнлекне
Беләсе иттең ярым?
Беләсе иттең ярым
Әгәр мин Җиргә килеп тә
Син килми калган булсаң?
Кемнедер сөеп йөреп тә
Ул сөю ялган булса
Эзләп-эзләп тә таба алмый
Тилмереп бөтәр идем
Чын сөю тәмен тоймыйча
Мин Җирдән китәр идем

Агымсуларга салдың да
Утларга яктың ярым
Эзләреннән эзли-эзли
Барыбер таптың ярым
Барыбер таптың ярым
Әгәр мин Җиргә килеп тә
Син килми калган булсаң?
Кемнедер сөеп йөреп тә
Ул сөю ялган булса
Эзләп-эзләп тә таба алмый
Тилмереп бөтәр идем
Чын сөю тәмен тоймыйча
Мин Җирдән китәр идем

Ашыкма вакыт ашыкма
Бер мизгелгә туктап тор
Бу очрашу килде Җиргә
Тик мең елга бер тапкыр
Тик мең елга бер тапкыр
Әгәр мин Җиргә килеп тә
Син килми калган булсаң?
Кемнедер сөеп йөреп тә
Ул сөю ялган булса
Эзләп-эзләп тә таба алмый
Тилмереп бөтәр идем
Чын сөю тәмен тоймыйча
Мин Җирдән китәр идем
Әгәр мин Җиргә килеп тә
Син килми калган булсаң?
Кемнедер сөеп йөреп тә
Ул сөю ялган булса
Эзләп-эзләп тә таба алмый
Тилмереп бөтәр идем
Чын сөю тәмен тоймыйча
Мин Җирдән китәр идем
Чын сөю тәмен тоймыйча
Мин Җирдән китәр идем

Поcмотреть все песни артиста

Другие альбомы исполнителя

Похожие исполнители